Котырган төлке белән йөзгә – йөз
Зур Сукаеш авылында "Тамчы" балалар бакчасы хезмәткәре дистәләп сабыйны котырган төлкедән саклап кала.
Нәсимә ФАЗЛЫЕВА
Җәйнең соңгы көннәренең берендә балалар һәрвакыттагыча кичен уйнарга чыгалар. Бакча ишек алдында тыныч кына сабыйларга шигырь укып утырган Венера ханымның кинәт кенә аягына ниндидер юеш әйбер тиеп киткән кебек тоела. Берәр узгынчы эттер дип әлләни...