Кәкре Елга тарихы тагын да тулыланды
Узган шимбәдә Кәкре Елга авылы мәдәният йортында "Кәкре Елга: тарих һәм шәхесләр" дигән китапны тәкъдим итү кичәсе узды.
Риваятьләр буенча авылның башлангычы 1590 елларга туры килә. Тарихи документларда ул 1709 елларда искә алына. 19 нчы гасыр урталарында Кәкре Елга бу төбәктә иң зур авылларның берсе була. 1912 елда Рәсәйнең дүртенче...