Кәкре Елга авылында, сарайдан берәүләр сарык урлаганнар
Абзарыңа малыңны яптың да, тынычлап йокладың түгел хәзер. Әнә узган атнада Кәкре Елга авылындагы сарайдан берәүләр сарык урлап чыга. Хуҗаларга 7 меңлек матди зыян килә. Бәхеткә, полиция вәкилләре каракларның эзенә тиз төшә.