Киңәшкә колак салыгыз, ирләр!
Ирләр, белеп яшәгез: хатыныгызның тышкы кыяфәте күп очракта сезгә бәйле. Мәхәббәт һәм наздан хатыннар нур чәчә һәм аларның йөзе гүзәл була.
***
Көнләшмәскә тырышыгыз, һич югында бу хисегезне хатыныгызга сиздермәгез. Әгәр хәләлегезгә бүтән ирләр дикъкать итә икән, димәк, хатыныгыз чибәр һәм бу сезнең өчен плюс кына. Әгәр инде көнчелеккә чыдамыгыз...