Кино ничек туган?
Республиканың дәүләт архивларында кинематографның барлыкка килүеннән башлап, аның үсешенә багышланган бай материаллар саклана. Кинематографның барлыкка килүенә - 120 ел. Бу вакыйга бертуган Люмьерлар фамилиясе белән бәйле, фильмнар Франциядә күрсәтелә башлый. Беренче сеанслар төссез һәм тавышсыз булсалар да, тамашачы арасында алар тиз популярлык яулый.
Россиядә беренче кино Санкт-Петербургта 1896 елның маенда...