Кичә Төркиянең иң абруйлы кешеләреннән берсе Азнакайга эшлекле визит ясады
Кичә Азнакайга Төркиянең сәнәгать үзәге саналган Мерсиннан илнең иң абруйлы кешеләреннән берсе, дөньякүләм танылган "ARBEL" компаниясе директорлар шурасы рәисе Мәхмүт Арслан эшлекле визит ясады.
Кунакны район башлыгы Марсель Шәйдуллин эш кабинетында каршы алып, ике арада дустанә шартларда эшлекле сөйләшү барды. Район белән кыскача гына таныштырганнан соң, Марсель Зөфәр улы инвесторны...