Хөрмәтле сугышчы-интернационалистлар, сугышчан локаль бәрелешләрдә катнашучылар! Ватан сакчыларының кадерле әниләре һәм тормыш иптәшләре!
1989 елның 15 февралендә Советлар Союзы Герое генерал Борис Громов җитәкчелегендәге совет гаскәрләренең чикләнгән контингенты Әфганстаннан чыгарылды. Сугышның шаукымы анда катнашкан солдат һәм офицерларга гына түгел, бөтен ил халкына да кагылды.
Традиция буенча, бу истәлекле датаны без ел саен сугышчы-интернационалистларны искә алу көне буларак билгеләп үтәбез. Без Совет һәм Россия...