Хөрмәтле православие динен тотучылар! Кадерле азнакайлылар!
Ихлас күңелдән сезне якты Раштуа бәйрәме белән тәбрик итәм. Ул - якыннарыбызга булган мәхәббәтне, шәфкатьлелекне, гаилә ныклыгын, яхшы эш-гамәлләребезне чагылдыручы бәйрәм. Сүнмәс рухи байлыкларыбыз барлык традицион дин тотучылар өчен дә уртак. Гасырлар дәвамында алар әхлагыбызны, Та-тарстан җирендә, шул исәптән районыбызда күпмилләтле халыклар арасында тынычлыкны саклауга ныклы нигез булып тора. Православие...