Хатын-кыз эчсәме...
Беренче каналдан "Пусть говорят" тапшыруын карыйм. Алты балага гомер биргән бер бомж әбине (әби дигәнем илледән узган гына булып чыкты) күрсәтәләр. Балкон асларында яшәп, подъездларда йоклап үткәргән соңгы вакытларын. Суыкта туңып, аяк-кулларын өшеткән. Мәрхәмәтле кешеләр табылып, аны больницага китергәннәр.
Аяк бармакларын кисәргә туры килгән хәтта. Йөзенә карарга да куркыныч: таушалган,...