Халык курыкмый: Төркиягә бик күпләр оча, тиздән Мисырга да юллар ачыла
Октябрь аенда Мисырга юл ачылырга мөмкин. Әлеге илгә очышлар 2015 елның ноябреннән, теракт аркасында туристлар утырган самолет һәлакәткә юлыкканнан соң тукталган иде.
Шуннан бирле Россия туристлары анда очарга курыкты. Моннан бер ай элек Россия туриндустрия берлеге вице-президенты Юрий Барзыкин куркынычсызлык тәэмин итү механизмы октябрьгә кадәр эшләнеп бетәргә тиеш, әгәр барысы...