Күңелле вакыйга. Азнакайда быел йөзенче бала туды
Гаиләдә бала туудан да сөенечле нинди вакыйга бар?! Ә быел районыбыз мондый вакыйгаларга бай булыр кебек. 22 февраль көнне Азнакай бала тудыру йортында йөзенче нарасый җиһанга аваз салды. Эльвира һәм Ильнар Исламовлар гаиләсендә икенче бала булып туган Мансурны ЗАГС хезмәткәрләре тантаналы төстә теркәп куйдылар. Бу вакыйгада район җитәкчеләре, туганнары, дуслары...