Казанда республика олимпиадаларныда җиңүче Азнакай укучыларын хөрмәтләү тантанасы уза
Бүген, 22 майда, Казанның "Пирамида" мәдәни-күңел ачу үзәгендә төрле фәннәр буенча Бөтенроссия һәм республика олимпиадаларында призлы урыннар яулаучыларны хөрмәтләү тантанасы узды.
Анда Азнакайдан җиңүчеләр Рузилә Вәлиуллина (2 нче мәктәп), Диләрә Хисаметдинова (3 нче мәктәп), Марина Арутюнян (Җиңү бистәсе мәктәбе), Сергей Михайлов (5 нче мәктәп) һәм 12 призер катнашты.