Казан профессоры Азнакай халкын сыер савырга өйрәтте
21 октябрьдә "Марс" ҖЧҖ базасында район авыл хуҗалыклары җитәкчеләре, зоотехниклары, ветеринар табиблары, осеменаторлары, икътисадчылары һәм сыер савучылар өчен укулар узды.
Казан ветеринар медицина академиясе профессоры Наил Сафиуллин машина белән сыер саву техникасы, ветеринария фәннәре кандидаты Идрис Гатин терлекләрне дәвалау серләренә төшендерде.
Фото http://aznakayevo.tatarstan.ru/ сайтыннан