Кая китте ир хакы? (булган хәл)
- Армиядән кайтып өч ай йөрде дә, өйләнде минем кече малай. Үгет-нәсыйхәтне ишетерлек түгел, күзе-башы тәмам тонган иде. Һәрнәрсәдә безнең белән киңәш-табыш итә, борчу-шатлыклары белән уртаклаша торган улыбызны алыштырып куйдылармыни! Сәбәбе нәрсәдәме?
Башта татар кызы белән дуслашуы, өйләнергә нияте барлыгын әйтте - әтисе белән катнаш гаиләнең бик тә четерекле икәнлеген...