Карамалы мәдәният йортын ремонтлауга Азнакай бюджетыннан 1 миллион сум бүлеп бирелде
Карамалы җирлегендәге "Союз-Агро" ҖЧҖ һәм "Таллы Бүләк" АХК икесе дә районда алдынгылар рәтендә. Игенчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнүче әлеге хуҗалыкларда җирлегебездә яшәүче 85 кеше хезмәт куя. Урып-җыю эшләре тәмамлангач, яңа уңыштан һәр пай җире өчен 3әр центнер ашлык таратылды, "Таллы Бүләк" АХК халыкны печән белән дә тәэмин итте.
Шул рәвешле,...