Карамалы китапханәсенә шаккаттым
Күптән үзебезнең авыл китапханәсендә булганым юк иде. Шушы көннәрдә кызыксынып кереп чыгасы иттем. Кердем дә, мондагы байлыкка шаккаттым! Әйе, әйе, китап байлыгына! Үзебезнең районнан чыккан язучыларның, "Гөлстан" әдәби берләшмәсе әгъзаларының китап күргәзмәләре һәм стендлары бик матур итеп эшләп куелган. Китапханәче Налия Ибраһимова ел саен яңа чыккан китаплар кайтып торуын һәм...