Азнакайда узган атнаның нәтиҗәләре
Район һәм шәһәр эшчәнлегенә багышланган атналык киңәшмәнең чираттагысын Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин, гадәттәгечә, узган атнада булган мөһим эш-чараларны анализлаудан, хезмәттә, уңышларга ирешкән район фидакарьләрен, юбилярларны котлаудан башлады.
Узган атнада торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләренең I Спартакиадасы старт алды, алар сигез төрле спорт төре буенча көч сынаша. Финал уеннары 2 апрельгә...