Җитәкче булу җиңелме?
20 декабрьдә Азнакай район Балалар Думасы депутатлары үзләрен "чын җитәкче" урынына куеп карый алды.
"Дублер көне" иртәнге сәгать белән район хакимиятендә башланып китте. Дума әгъзаларын муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин сәламләде.
-Бүген сез җитәкчеләрнең эш-гамәлләре белән танышырсыз. Бәлкем үзегезнең кызыклы яңа идеяларыгыз туар, аларны яңадан бергәләп хәл итәрбез. "Дублер көне"...