Җитештерүдә сакчыллык булдыру – көн таләбе
29 декабрь көнне "Тукай" ҖЧҖ базасында муниципаль район агросәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре, баш белгечләре катнашында авыл хуҗалыгы продукцияләрен җитештерүгә сакчыл караш булдыруга багышланган район семинары узды.
Терлекчелектә әлеге мөһим проблеманы кичектергесез хәл итү бүген көн таләбенә әйләнде. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Миргасим Усманов та үзенең чыгышында фермада эшләүчеләргә хезмәт...