Италиядән – гран-при белән!
Италиягә халыкара фестивальгә җыенганда анда катнашачагыбызга һич тә ышанып бетә алмаган идем.
2008 елда "Бәхет" ансамбленә шундый бәхет тиеп тә (Италиягә һәм Франциягә бару) шенген визасы ала алмау сәбәпле, аңа ирешә алмаган идек. Ансамбльнең уртанчылар төркеменә, ниһаять, Италиягә сәяхәт кылып, аның данлыклы Римын, Венеция, Флоренцияне күрү, изге Петр соборын, Сан-Марконы...