Икеләтә бәйрәм
Өлкәннәр көне Татшуган авылында да зур оешканлык белән үтте. Чәй өстәле артына җыелган ветераннарны муниципаль район Советының аппарат җитәкчесе Айдар Хәлиуллин, җирле биләмә башлыгы Гөлсинә Мияссәрова, авылның ветераннар советы рәисе Әхсән Идиятуллин котлап чыгыш ясадылар.
Бу араларда юбилейларын билгеләп үтүче хезмәт ветераннары өчен икеләтә бәйрәм булды ул. Мөдәрис Хаппанов -...