Иң яхшы машина йөртүче
24 нче янгын сүндерү часте машина йөртүчесе Марат Эрназаров Әлмәт шәһәрендә узган "Татарстан Республикасы федераль янгыннан саклау хезмәте бүлекчәләре арасында иң яхшы машина йөртүче" бәйгесендә җиңү яулады. Бәйгене йомгаклаганда жюри әгъзалары аның юлда йөрү кагыйдәләреннән тыш, өрлектә күтәрелү һәм башка төр ярышларда да яхшы хәзерлеген билгеләп үттеләр. Бәйгедә катнашучылар арасында...