Җиңү көне шатлык китерсә дә, төзәлмәде ләкин яралар...
Гатаулла бабамның якты истәлегенә багышлап яздым
Бабам, син сугыш башланган көнне үк фронтка киткәнсең дә, безнең бәхетле киләчәгебез өчен кан коеп, чит-ят туфракта мәңгелеккә ятып калгансың. Мин синең турында әбием - синең кызың Суфия сөйләгәннәрдән генә ишетеп беләм.
Күкрәгенә терәп, яңа гына пешкән хуш исле икмәкне кискән чакта әбием безгә...