Грипп көннән-көн җәелә бара
Әлегә безнең районда хәл торышы начар булмаса да, салкын тиеп чирләү очраклары арта тора. "Бүгенге көндә профилактик эшчәнлек киң җәелдерелде, - ди район үзәк сырхауханәсенең эпидемиология мәсьәләләре буенча урынбасары Светлана Ибраһимова. - Стационардагы барлык бүлекләрдә саклану чаралары күрелә. Грипп баш калкыткан очракта, резерв бүлек әзер. Биредә 17 өстәмә урын булдырылды....