Гран-прины Татшуган мәдәният йорты яулады
Быел без бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуны билгеләп үтәбез. Авыл мәдәният йортлары үзешчән сәнгать коллективлары арасында узган смотр-конкурс та нәкъ менә шушы истәлекле датага багышланды.
Ул 9 зонада узды, анда 42 мәдәният йорты катнашты. Һәр коллектив бәйгегә җентекләп әзерләнде. Аеруча Микулино мәдәният йортының сценарие үзенчәлекле иде....