Гомерләрне саклап калалар
Тормыш шундый катлаулы: әллә нинди планнар корасың, ләкин бердәнбер көнне алар челпәрәмә килергә мөмкин. Гаилә башлыгы - сәламәтлегенә бер зарланмаган Назирыбызның кинәт кенә хәле начарланып китте. Ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре шунда ук килеп җитеп беренчел ярдәмне күрсәттеләр һәм үзәк сырхауханәнең кабул итү бүлегенә, аннан Әлмәттәге медицина үзәгенә алып киттеләр. Юл буена...