Әгерҗе авыл мәчетенең 10 еллык юбилее үтте
Әгерҗе авылында өр-яңа мәчет ачылып, урамнарга тансык, азан авазлары яңгырый башлаганга да 10 ел вакыт узып киткән. Изге ураза ае тәмамланып килгәндә оештырылган юбилей тантанасы авыл халкының күркәм бер җыенына әверелде.
Авыл җирлеге башлыгы Назыйф Хәсәнов авылдашларын һәм килгән кунакларны тантана белән тәбрикләп, мәчетне төзүдә һәм аның матур гына эшләп...