Гамәлләре изгелек булып кайтсын…
Мин - сугыш чоры баласы. Әтиебез фронттан сыңар кулын югалтып кайтты. Замандашларым кебек миңа да кечкенәдән тормыш арбасына җигелергә туры килде: сабый чактан ук ихата-курада баш-күз булсак, мәктәп елларында колхоз эшенә өлкәннәр белән тигез йөрдек. Әмма яуда әтиләрен югалткан яки алар хезмәткә яраксыз булып кайтканнарның балаларына бернинди дә ташлама каралмаган....