Галимнәр Россиядә грипп эпидемиясенең кайчан башланачагын әйттеләр
Татарстанда әлегә грипп очраклары ачыкланмаган.
(Казан, 12 октябрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Россиядә быелгы сезонда грипп эпидемиясе, былтыргы белән чагыштырганда, бераз түбәнрәк булыр дип көтелә. Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының этиология һәм эпидемиология бүлеге мөдире Дарья Даниленко ТАСС агентлыгына интервьюсында шулай дип белдергән.
Эксперт фикеренчә, былтыр илдә пандемик (А) грипп буенча авыр...