Эттән дә, төлкедән дә саклан!
Районда соңгы елларда җәнлек-җанварлар арасында котыру чиренең артуы күзәтелә. Район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Айдар Шәмсетдинов рәислегендә үткән киңәшмәдә дә сүз әнә шул хакта барды.
Монда аучылар җәмгыяте әгъзалары, ветеринария берләшмәсе, Роспотребнадзор бүлеге вәкилләре һ.б. җаваплы кешеләр катнашты.
Районда котыру чиренә каршы профилактика комплекслы план буенча алып барыла. Ветеринария...