Эстрада йолдызлары – Азнакайда
Татарстан нефтенең 70 еллыгы уңаеннан «Татнефть» ачык акционерлык җәмгыяте оештырган концерт турлары Азнакай районына да килеп җитте.
8 августта татар эстрадасы йолдызлары Актүбә бистәсендә чыгыш ясады. Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Асаев, Алексей Волков, Россиянең атказанган артисты, Татарстанның халык артисты Рөстәм Вәлиев, Светлана Минеева, «Ворожея», «Гармония» вокаль ансамбльләре халык һәм эстрада...