Елан чагуда кеше үзе гаепле
Татарстанда быел кара елан (гадюка) чагу очраклары арткан. Май-июнь айларында гына инде ун кеше елан чагып хастаханәгә эләккән.
Идел-Чулман табигый тыюлыгы өлкән хезмәткәре, герпетолог Алексей Павлов белдергәнчә, еланнар күбрәк Балык Бистәсе, Биектау районнарында, Лаеш районының Имәнкискә авылында, республиканың куе урманнары булган көньяк-көнчыгышында, төньяк районнарда очрарга мөмкин. Кайбыч, Чүпрәле халкы тыныч...