Ел әйләнә киштәдә “каен бөреләнә”
Район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре тикшерү вакытында Актүбә бистәсендәге "Миләш" кибетендә 100әр миллилитрлы 108 флакон каен бөресеннән ясалган косметик лосьонга тап булып, әлеге товарны сатудан алалар.
Бу факт буенча Госалкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы административ тикшерү үткәрә.
Сер түгел, күпләребезнең кибетләрдә сәрхүшләрнең төрле косметик матдәләр сатып алуына тап булганы бар....