Дзюдо буенча Европа чемпионаты: Татарстаннан – Бразилиягә
20-24 апрельдә Казанда дзюдо буенча Европа чемпионаты узачак. Көч сынашырга 40тан артык илдән 400 спортчы килергә җыена. Аларның 38е - Россия спортчылары.
Ярышларны төп уздыру урыны буларак "Татнефть-Арена" боз сарае сайланган. Казанда узачак Европа чемпионатында 16 комплект медаль уйнатылачак. Спортчылар 7 авырлык үлчәвендә көч сынаша. Ир-атлар - 60, 66, 73,...