Челтер-челтер чишмә ага...
Билгеле булганча, Азнакай җире чишмәләргә бик бай. Табигатьне яшелләндерүче, аңа көч-куәт бирүче, җир йөзендәге һәрбер үлән-агачка, һәрбер җанварга яшәү көче бирүче - болар барысы да чишмәләр тарафыннан дисәң, ялгыш булмас, мөгаен.
Безнең башкарган эшебез, нинди генә өлкәгә карамастан, табигатьне бозуга сәбәпче булырга тиеш түгел, киресенчә, аны һаман да яңартырга, киләчәк...