“Чатыр-тау Арена” комплексында “Күңелле стартлар” узды
Укучылар арасында Бөтенроссия спартакиадасы кысаларында "Чатыр-тау Арена" комплексында "Күңелле стартлар" ярышларының муниципаль этабы узды. Анда район мәктәпләреннән барлыгы 14 команда катнашты. Актүбә 1 нче мәктәбе командасы беренчелекне яулады. Актүбәнең 2 нче мәктәбе - икенче, Азнакайның 5 нче мәктәбе өченче урынга чыкты.