Бәйрәмнәр мөбарәк булсын!
Хөрмәтле азнакайлылар! Кадерле райондашлар!
Сезне чын йөрәктән Татарстанның дәүләт бәйрәме - Республика көне, Азнакай шәһәренең 25 еллыгы, якынлашып килүче нефтьчеләр бәйрәме белән тәбрик итәм.
Шәһәребез һәм районыбыз елдан-ел үсә, матурлана. Бүгенге көндә торак төзелеше һәм капиталь ремонт эшләре бар куәтенә бара. Урамнар, йортлар, ишек алларын матурлау һәм төзекләндерү, мәгариф, сәламәтлек...