Быелның тугыз аенда Азнакайда 725 сабый туган
Азнакайда демографик хәл торышы елдан-ел яхшыруга бара.
Быелның тугыз аенда районда 725 сабый дөньяга аваз салган.
627 кеше бакыйлыкка күчкән. Табигый үсеш 98 кеше тәшкил итә.
Бу чорда өйләнешүчеләр саны 423кә җиткән, ни кызганыч, 150 гаилә аерылышкан.