Быел Азнакайда 11 мең кеше диспансеризация үтәргә тиеш
Быел районыбызда 11 мең кеше диспансеризация үтәргә тиеш.
Бүгенге көнгә поликлиникага 4742 кеше мөрәҗәгать иткән, шуның 2453е барлык тикшеренүләрне тулысынча үтеп бетергән.
Бу саннар халыкның үз сәламәтлегенә битарафлыгы хакында сөйли.
9 ай эчендә зыянлы производствода хезмәт куючы 3962 кешегә медицина тикшерүе үткәрелгән.
Нефть, транспорт сәнәгатендә эшләүчеләр аны даими үтеп торса...