Буын сәламәт булсын яки бала бәла булмасын
Шушы көннәрдә Балалар иҗаты үзәгендә узган "Сыйныф җитәкчесе көне"ндә сүз балигъ булмаганнар арасында хокук бозулар һәм психоактив матдәләр куллану профилактикасы хакында барды.
Мәгълүмати-методик үзәк директоры Л.Әхмәдишина әлеге мәсьәләнең төрле ведомстволар белән уртак эш икәнлеген ассызыклады, сыйныф җитәкчеләренең катлаулы һәм җаваплы эш башкаруларын билгеләп үтте.
Мәгариф идарәсе начальнигы Г.Хәмидуллин үз чыгышында...