Бу минутларда Азнакайда "Бердәм Россия” партиясе бүлекчәсенең сәяси совет секретаре Марсель Шәйдуллин азнакайлыларны кабул итә
"Бердәм Россия" партиясе тарафыннан оештырылган халыкны кабул итү бердәм көне власть белән икеарадагы элемтәләрне тагын да якынайту максатыннан чыгып үткәрелә. Бу минутларда "Бердәм Россия" партиясенең Азнакай җирле бүлекчәсенең иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә сәяси совет секретаре Марсель Шәйдуллин азнакайлыларны чираттагы кабул итү үткәрә.