Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумында Азнакайдан Эльвира Галиева катнашты
Казанда узган Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумында Азнакай районыннан Эльвира Галиева катнашты. Аннан алган тәэсирләре белән уртаклашып, ул түбәндәгеләрне бәян итте:
- Бу форумга Россиянең барлык төбәкләреннән, шулай ук чит илләрдән барлыгы 450 делегат килгән иде. Өч көн дәвамында барган әлеге чарада без Казанның татар мәктәпләре һәм гимназияләре, Кремль белән таныштык,...