Бүген мәркәзебез казанда азнакай якташлары очрашуы уза
Бер күрешү - үзе бер гомер!
Азнакай ягы - урман-кырлары, көмеш сулы елга-чишмәләре, мул уңышлы иген басулары, җир куеныннан кара алтын чыгаручы нефть скважиналары, хәтфә болыннары, сагынудан күпләрнең төшләренә керүче Чатыр тау иле ул!
Үткәннәре истәлекле, чагыштырмача ерак булмаган узганы һәм бүгенгесе данлы аның. Узган гасырның илленче еллары башында биредә...