Бәлеш тә "паспортлы" булды - татар этномәдәни сүзлеге
Шулай ук бавырсак, кыстыбый һәм башка ризыкларның да үз "документы" булачак
(Казан, 22 июль, "Татар-информ", Лилия Локманова). Татар этномәдәниятенә караган төшенчәләр хәзер сүзлеккә тупланып бастырылачак. Аның беренче томы әзер һәм бастырылган. Бу хакта "Татар-информ" МА корреспондентына сүзлекне төзүчеләрнең берсе, КФУның Филология һәм мәдәниара коммуникацияләр институты гомуми һәм төрки тел белеме...