Бәла аяк астында
Кыш көннәрендә һава торышы гел үзгәреп торучан, шуңа да юлларда йөрү авырлаша.
Аяк асты бозлавык, урамнарда тротуарлар, оешма-учреждение һәм күпфатирлы йортларның ишегалларын карап, тәртипләп тору өчен җаваплы оешмалар үз эшләренә салкын карый. Барлык юлларга да ком яки махсус катнашмалар сибү башкарылмый. Бистә үзәгендәге күпфатирлы йортларның берсендә подъезд төбендә калын боз...