Бүгенге көндә тулы куәтенә көзге культураларны тукландыру эшләре бара
Быел яз иртә килмәсә дә, кисәк килә.
Апрель аенда һаваның кинәт 20 градуска кадәр җылынуы да шул хакта сөйли. Бу авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре алдына зур сынаулар куя, чөнки язгы кыр эшләрен дым булганда, кыска вакытта башкарып чыгарга кирәк. "Белгечләребез җирне тикшереп кенә тора. Җир җитешүгә, минутын да әрәм итмичә чәчүгә...