Бүген Азнакайның яшь талантлары “Йолдызлык-Созвездие-2016” республика бәйгесенең зона турына китте
1-2 мартта Лениногорск шәһәрендә "Йолдызлык-Созвездие" республика фестиваленең зона туры уза. Анда Азнакай балалар сәнгать мәктәбе һәм Мәдәният йорты иҗат коллективларыннан 200 дән артык бала катнаша. Алар "Хореография", "Вокал-соло", "Вокаль ансамбльләр", "Конферансье" номинацияләре буенча районыбыз данын яклаячаклар.