Бүген Азнакайның Яңа Юл микрорайонында бәйрәм узачак
Яңа Юл Азнакайның иң олы микрорайоны булып санала. Ул елдан-ел матурлана, төзекләнә, зурая. Үзенең балалар бакчасы, мәчете, спорт мәйданчыклары бар. Быел Тукай белән Чалтугай урамнарын тоташтырып, турыга таш юл салынды. Чирек гасырлык юбилеена ял паркы да булдырылды. Микрорайон халкы биредә үз Сабан туен уздыра. Бүген тагын бистә бәйрәм итәчәк. Бәйрәм...