Бүген азнакайлыларны музыка дөньясына сәяхәт көтә
Җылы, матур көннәрдән файдаланып, яшьләр идарәсе «Восток» үзәге белән берлектә бу көннәрдә азнакайлылар өчен кызыклы чаралар оештыра. Кичә балалар асфальтта рәсемнәр ясап, төрле уеннар уйнап, күңелле ял иттеләр. Бүген «Восток» каршында 19.00 сәгатьтә музыка дөньясына сәяхәт көтә. Анда кояшлы Перудан махсус кунаклар да чыгыш ясаячак.