Бүген Азнакайда Әнвәр Баһаветдиновны искә алу кичәсе узачак
27 ноябрьдә 10.00 сәгатьтә «Чатыр-тау арена» универсаль спорт комплексында көрәш буенча республика турниры узачак. Ул Азнакай тарихында тирән эз калдырган легендар шәхес Әнвәр Баһаветдинов истәлегенә багышлана. Бу көнне шулай ук Мәдәният йортында 13.00 сәгатьтә Әнвәр Бәдретдин улын искә алу кичәсе дә узачак.